04.12.2020
Mufti Gaynutdin congratulated Atik Ali for receiving the Finnish State Award.
Mufti Sheikh Ravil Gaynutdin sent his congratulations to Atik Ali ex-Chairman of Tatar Muslim community of Finland, and is now the head of an umbrella organization, uniting most of the Muslim community of Finland with the award one of the highest state awards - Knight's cross first class, order of the Lion of Finland.
In congratulations in tatar language, the Chairman of the Religious Board of Muslims of the Russian Federation and the Council of Muftis of Russia stressed that the award is religious neutral and should be perceived as recognition of merit, above all, to the State and society. As the Religious leader of Russian Muslims pointed out, the achievements of Atik Ali are a pride for all Tatar people.

 The greetings:
 

Мөхтәрәм Атик әфәнде Али!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы вә шәхсән үз исемемнән Сезне Финляндия дәүләт бүләге – Арслан ордены белән бүләкләнүегез мөнәсәбәте белән ихлас калбемнән котлыйм һәм сезнең Фин дәүләте каршында зур дәрәҗәгә ирешүегезгә зур шалтлыгымны белдерәм.
Сез лаек булган I класслы Рыцарь хачын дини тамга буларак түгел, ә бәлки ил каршында күрсәткән олы хезмәтегезне билгеләүче дәүләт бүләге буларак кабул итәм. Бу – күп еллар дәвамында Сез җитәкләгән Финляндия татар җәмгыятенең дә иҗтимагый әһәмиятен тану дип саныйм. Гомумән алганда, милләттәшебезнең мондый бүләккә лаек булуы барлык татар халкы өчен дә зур куаныч вә горурлык.
Аллаһ Раббыбыз Сезгә алдагы тормышыгызда да милләт хадиме буларак хезмәт итүне насыйп вә мияссәр кылсын, җан вә тән сәламәтлеге, ике дөнья бәхете илә бүләкләсен дия догада калам.


Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте
һәм Россия мөфтиләр шурасы Рәисе